Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Кычкырып елаган өчен буып үтергән

Уфада 29 яшьлек хатын баласын үтерүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 25 гыйнварда хатын-кыз, кечкенә кызының ярдәмсез хәлдә булуын аңлап, физик көч кулланган.

Ана куллары белән баланың муенын кысып тоткан. Нарасый буылу нәтиҗәсендә үлгән.

Гаепләнүче 25 мартка кадәр сак астына алынган.

 

Хатын-кыз  үз-үзен белештермәгән дип исәплиләр. Ул баласы белән туганнарында яшәгән. Янәсе, сабыйны караудан арыган. Нәни кызы чираттагы тапкыр көйсезләнә башлагач, әнисе аны тынычландырырга тырышып караган: селкетә башлаган, аннары куллары белән муенын кыскан. Аның яшәү билгеләре күрсәтмәвен күреп, хатын ашыгыч ярдәм чакырткан. Килгән табиблар баланың үлемен теркәгән.

 

Башта ана барысын да бәхетсезлек очрагы итеп күрсәтергә тырышып караган, әмма хокук сакчылары кызның тәнендә буып үтерү эзләрен тапкан. Хатын-кызга суд-психиатрия экспертизасын узарга туры киләчәк.

 

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кеше яшзмышы