Җәй башланырга да өлгермәде, инде сусызлыктан тилмерәбез, дигән хәбәрләр газета укучыларыбыздан бер-бер артлы килә.
- Без Түбән Сосна авылының Яшьләр урамында яшибез. Менә инде өч тәүлек бездә су юк. Юына да, ашарга пешерә дә, су сибә дә алмыйбыз. Янгыннар гына чыга күрмәсен инде, - дип борчуларын җиткерделәр әлеге урамда яшәүчеләр. Мондый зарларны Балтачның Гозәеров, Ялтра, Мазһаров, Яхин урамында яшәүчеләр дә җиткерде. Тагын кайсы урамнарда шушындый проблема бар, языгызчы.
Нет комментариев