Мәңгелек моңсу хатирәләр
Җәмгыять

Мәңгелек моңсу хатирәләр

Районыбызда 9 май — Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан уздырылган чаралар тарихыбызга мәңгелек хатирә булып кереп калды.

 Батырлар аллеясы каршында үткән митинг Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман ата-бабаларыбызны, сугыш ятимнәрен искә алуга, ул көннәрнең кайтавазын кешелек хатирендә яңартуга, шәһит киткәннәрне йөрәк түрләрендә саклауга багышланды. 

Шул ук көнне баһадир райондашыбыз, Чечнядагы хәрби бәре-лештә һәлак булган Россия Герое, очучы Олег Исаев истәлегенә батырның туган авылы Иске Көшкәттә бюст куелды. 

Тантаналы чарада геройның әти-әнисе, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һәм башка иптәшләр катнашты.


Нет комментариев