Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Министр урынбасары еллык эшчәнлекне югары бәяләде

24 гыйнвар көнне, район советының утырышлар залында, Балтач муниципаль районында игелекле эшләп килүче халыкны социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге тармакларының 2024 елгы хезмәт эшчәнлекләре буенча хисап җыелышы узды.

24 гыйнвар көнне, район советының утырышлар залында, Балтач муниципаль районында игелекле эшләп килүче халыкны социаль яклау һәм мәшгульлек үзәге тармакларының 2024 елгы хезмәт эшчәнлекләре буенча хисап җыелышы узды.

Зал тулы социаль хезмәткәрләр, «Наз» тернәкләндерү үзәгендә эшләүчеләр, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре. Һәммәсе дә еллык хез-мәтләренең нәтиҗәләрен якыннан белергә җыелган. Җыелышта Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова катнашуы хезмәтләрен тагын да мактаулы итә. Шулай ук биредә район җитәкчелеге аппараты вәкилләре, бүлек белән турыдан-туры хезмәттәшлек итүче партнерлар да катнашты.

Иң элек сүз Балтачтагы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз Сибгатуллинга бирелде. Алмаз әфәнде бүлекнең узган елгы эшчәнлеген җентекләп бәян итте һәм министр урынбасары тарафыннан мактау сүзләренә иреште. Респуб-лика материаль ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Миләүшә Хәбибуллина социаль яклау чаралары турында сөйләп үтте. Өйләргә барып хезмәт күрсәтү буенча Светлана Ганеева, балалар һәм гаиләләр белән эшләүче бүлекнең төп юнәлешләре хакында Гөлия Гарифуллина чыгышлары яңгырады. «Наз» тернәкләндерү бүлегенең эшчәнлегенә анализны Ольга Гаврилова ясады. Конкурсларда һәм проектларда катнашу серләре белән директор Фәния Йосыпова уртаклашты. Йөрәге кушуы буенча махсус хәрби операциягә ярдәм итүче «Наз» үзәгенең шәфкать туташы Чулпан Әхсәнетдинова волонтерлык эшчәнлеге турында сөйләде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина еллык эшкә гомуми нәтиҗә ясап, алга куелган бурыч-максатларны җиткерде.

Узган ел Балтач районында 110 кешегә, социаль контракт нигезендә, дәүләт ярдәме күрсәтелгән, бу гомуми 10907475 сумны тәшкил итә, декабрь аенда гына да әлеге ярдәмгә 19 кеше ия булган. Әлеге ярдәм 77 кешене эшле иткән, 2 кеше бу ярдәмне шәхси ярдәмчел хуҗалыгын алып бару өчен алган, шәхси эшмәкәрлеккә йөз тотып, үзмәшгуль булып теркәлгән 20 кеше шушы мөмкинлектән файдаланган. Янгында зыян күрүче ике гаиләгә 120 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Хәрбиләр гаиләсенә бер тапкыр бирелә торган ярдәмне 100 кеше алган. 16 пенсионерны шифаханәгә юллама белән сөендерә алганнар. Бюджет өлкәсендә эшләүче 78 кешегә дә шифаханәгә сертификат бирелгән. Бер райондашыбыз «Ата-Ана даны» орденының медале белән бүләкләнеп, 200 мең сум, «Ана даны-Материнская Слава» медаленә тагын бер райондашыбыз ия булып, 100 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнделәр.

Социаль яклау бүлегенә көн дә мөрәҗәгатьләр кереп тора, таныклыклар сорап та бирегә киләсе, дәүләт ярдәменә ия студентларга да белешмәне алар бирә, күпбалалы гаилә статусына ия булуыңны да алар раслый, инвалидларны тернәкләндерү программасына да теркиләр, зурлар да, балалар да бүлек аша тернәкләндерү курслары уза, үз юнәлешләре буенча шифаханә-курортларга чиратка басуны да социаль яклау бүлеге хәл итә, картлар, балалар йортларына урнаштыру да алар аша үтә (документларын эшлиләр), тагын менә дүрт әнине «Ана даны» медаленә әзерлиләр, бер гаиләне «Ата-Ана» орденына тәкъдим итәргә җыеналар. Узган ел телефон аша 970, шәхси кабул итүләр 872, язмача мөрәҗәгатьләр 1252, рейдлар 126 булган. Декабрь аенда гына да телефон аша 88 кешенең соравына җавап, аңлатмалар бирелгән.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин социаль хезмәткәрләрнең эшләренә югары бәя бирде, рәхмәтен җиткерде. Шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина, бүлек мөдире Миләүшә Хәбибуллина, социаль хезмәткәр Гүзәл Фатыйхова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Өйләргә барып хезмәт күрсәтүчеләр — Маргарита Васильева министрлыкның Рәхмәт хаты, Нина Сидорова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтенә ия булды. Шунда ук улы махсус хәрби операциядә илне саклаган Гөлсинә Сәлахованы, ире Ватан сакчысы булган Чулпан Әхсәнетдинованы бүләкләп уздылар, мөхтәрәм кунагыбыз да, район башлыгы да аларга күркәм сабырлыклар теләде.

Социаль яклау бүлегенең үзендә дә күпбалалы әниләр хәйран күп эшли икән, таныклыкларны тапшырганда моның шулай икәнлегенә инанырга туры килде.

Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова социаль яклау бүлегенең эшчәнлегенә яхшы бәя биреп, хезмәтегез өчен зур рәхмәт, диде һәм быел Ватан сакчылары елының аеруча да мөһим икәнлеген белдерде, илдә барган вәзгыятьтән чыгып, тынычлык, иминлек хакына патриотик рухта хезмәт үрләренә этәрде.

Җыелыш азагында Алсу Гатиятуллина министрлык куйган таләпләрне үтәп барырбыз, хаталансак төзәтербез дип сүз бирде, һәм шул ук вакытта районның социаль тормышына, социаль хезмәткәрләр эшчәнлегенә игътибарлы-ихтирамлы булган район башлыгы Рамил Нотфуллинга һәм аның командасына, уртак фикергә килеп, бергә матур итеп эшләгән партнерларына рәхмәтләрен җиткерде.

Җыелышта катнашкан һәркемгә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре хөрмәт йөзеннән кечкенә киндер капчыкларга салынган үлән чәйләре бүләк итте. Бәйрәм төсмере чагылышлары булган хисап җыелышлары менә шулай матур гына башланып, уңышлы гына төгәлләнсен, дигән теләктә калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль яклау