Мобилизацияләнгән Биктәш егетеннән рәхмәтләр килеп иреште (фото)
Җәмгыять

Мобилизацияләнгән Биктәш егетеннән рәхмәтләр килеп иреште (фото)

Бу хәбәрдән үземнең дә тамагыма төер утырып, күзләремә яшь килде.

Бу язмам "Гуманитар ярдәм Украинадагы махсус операциядәге солдатларга барып җитә микән?" дип икеләнүчеләр өчен.
Шушы көннәрдә телефоннан шалтыратып, әнием бәйләгән носки һәм аның эченә язып салган хат үзебезнең районның Биктәш авылы егете Иванов Олегка барып ирешүен әйттеләр.

Олег безнең авыл егете Габдуллин Айрат белән хезмәт иткән булган, Айратка шалтыратып, әнием Нурзалиягә рәхмәт җиткерергә кушкан.
Бу хәбәрдән үземнең дә тамагыма төер утырып,  күзләремә яшь килде. Менә бит,  безнең ярдәм барып җитә икән.
 

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы


Нет комментариев