Рәссам, журналист, музыкант, җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфәт Хәйруллинның 60 яшьлеге уңаеннан.
Уйнап-көлеп кенә йөри кебек,
Гармун уйный, җырлый, бии ул.
"Мин кем!"- диеп һичбер күкрәк какмый,
Мактау-бүләк тиеш дими ул.
("Балтач егетенә"- Нәҗибә Сафина)
…Күпләр үзен татарның бердәнбер шаржлар остасы дип йөртсә, якын дусты, үзе үк чеп-чи юмор остасы, танылган әдип Камил Кәримов аны милләтебезнең "моменталист рәссамы" дип атый. Ә әсәрләре, сурәтләү ысуллары белән мәшһүр Урманченың үзен сокландырган шәхес ул Зөлфәт Әнәс улы.
…Уй-хисләргә, үзенә бәйле хәтирәләремә кереп киткәнче аның кая «утыруын» әйтеп узыйм әле. Чөнки З.Хәйруллинның төп хезмәте уен-муеннардан ерак тора. Гаять жаваплы вазыйфаны тарта дустым. Гасыр буе халкыбызга рухи азык биргән республикабыз матбугаты лидерларының берсе «Ватаным Татарстан» газетасының җаваплы секретарь урынбасары ул.
...Сиксәненче елларда ук кызыклы рәсемнәре район, республика газеталарында күзгә чалына башлаган Зөлфәт белән очрашканым булмаса да, "заочно" таныш идем инде. Нәкъ менә шул елларда миңа гаять талантлы педагог, тарих, сызым, рәсем укытучысы Тарих Ситдыйков белән бер ай белем күтәрү курсларында укырга, бергә тулай торакта яшәргә туры килгән иде. Укытучының горурлыгы - аның укучылары. Үзенең "күренекле"ләреннән Зөлфәт турында сөйләп китте бу:
"Зеер-рә булдыра иде ул мәктәптә укыганда ук, коеп кына куя. Художество училищесына кергәндә бер кочак ясаган рәсемнәрен алып барган. Сорыйсын сораганнар, рәсемнәрен дә караганнар да: "Әйдә, егет, син безгә ат рәсемен ясап бир әле"-дип, парта артына утыртканнар. Мал-лай, Зөлфәт "шалт-шолт!"- сызгалаган да биргән - "Чанага җигелгән ат!"- комиссиядәгеләрнең күзләре маңгайга менгән!.. Безгә килгәнче берәр сәнгать мәктәбенә йөргән идең мәллә, дип тә сораганнар әле!" Хәйран еллар үткәч Зөлфәткә инде күптән мәрхүм Тарих абыйдан ишеткән "Чанага җигелгән ат рәсеме" кыйссасын сөйләгәч, башта рәхәтләнеп көлде, аннан: "Менә шулай, Рамазан абый, чын остаз синең кечкенә генә уңышларың өчен дә сөенеп яши инде ул, рәхмә-әт, - И-ии, Тарих абый! Мал-лай, ул ручканы кулына шундый килештереп тота. Әйтерсең, бармаклар арасындагы ручка язмый, ә бии. Язуы шундый матур, тигез, бизәкләрне хәтерләтә. Тарих абый язуын күреп мин соклана, аңа охшатып язарга тырыша идем. Ә бер дәрестә минем язуны карады да: "Бу егет армиядә писарь булыр"- диде. Мал-лай, шулай булып чыкты да!"
Матур, тигез гаиләдә үсә булачак иҗатчы. Әнисе Рәфисә гади колхозчы, әтисе күрше-тирәдәге алты авылга йөреп кино күрсәтә.Бәләкәй малай өчен иң кызыклысы киномеханик булып эшләүче әтисенең ничек белдерү язуын күзәтү. "Мин йокыдан уянганда инде ул мич алдында нәрсәдер эшли торган була. Утын агачыннан чыра телә дә, шуны белдерү язарлык итеп юна башлый. Әйтерсең, ул бөек рәссам, чираттагы шедеврын язарга җыена. Ул да түгел, белдерү кәгазен идәнгә җәеп сала да, аның алдына тезләнеп, каләм-чырасын тушька мана-мана нәрсәләрдер сыза. Кырыйдан карап торсаң, нәкъ намаз укучы инде - Ул бик матур итеп рәсем ясый, тип-тигез итеп яза иде. Ә әнием гаять матур итеп җырлый. Мөгаен, ул моңлы көйләрне сайрар кошлардан откандыр… Нәкъ урман эчендә диярлек урнашкан Нормабаш - әниемнең туган авылы! Бу бик матур, серле авыл. Аның кешеләре дә үзләренчә көйләп, моңлы итеп сөйләшәләр. Әнием бик мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле иде."
Әллә әти-әниләре яшь, гаиләдә иң өлкән бала булгангамы, 1972 елда, 8 нче сыйныфны тәмамлагач, Казанга юл ала ул. Заводта эшли башлый. Рәсемгә хирыслыгын белгән житәкчеләр аңа рәссамлык вазыйфасын йөклиләр. Сынлы сәнгать студиясенә, ул чорның иң шөһрәтле рәссамнары И.Зарипов, Р.Имашев, Р.Госмановлардан һәм рәсем сәнгате классигы, сынчы, педагог Бакый Урманчедан рәсем ясау серләренә өйрәнергә йөри. Хезмәт сөючән, күндәм, алтын куллы егетне станок артында озак тотмыйлар. Зөлфәт заводның бөтен бизәлеш эшләрендә төп фигурага әйләнә. Иҗади эшчәнлеге дә чәчәк ата: 1973-74 елларда үзешчән рәссамнарның республика, федерация күләмендә үткән күргәзмәләрендә катнаша, унышлар яулый. Әмма 1975 елның язында әнисе авырый башлый. Беренче планга әнисен куеп, авылга кайта ул. "Колхозның партком секретаре, гаять кешелекле, гадел кеше Рәфкать абый Нигъмәтуллин мине анда рәссам итеп алды. Күргәзмә әсбаплар, хезмәт алдынгыларының портретларын ясау - берсе дә калмады. Үзебездә генә эшләп калмадым, чакырганда башка авылларга да бардым. Күпсенмәде, хөсетләнмәде. Әниемне шул ук колхоз машинасы белән бүлнисләргә дә йөрттем…"
…1976 елны армиягә алына. Алтын куллы егетне башкала "ычкындырмый", танк училищесы үзенә
"эләктерә". Офицерларның гына түгел, гади курсантларның да уң кулына әверелә Зөлфәт. Кайсыларына истәлек альбомы бизәп бирә, кайсылары сөйгәннәренә язган хат битләренә чәчәк "төшертә". Үзенә дигән тормыш чәчәген дә солдат хезмәтендә таба ул. Мәгълүм хәрби җырның "У солдата выходной" дигән сүзләрендәгечә, ялда шәһәргә чыккач, Нурлат районы кызы, мех фабрикасында тегүче-моторист булып эшләүче Рәзинә исемле кыз белән таныша. Хәрби хезмәт срогын тәмамлагач, Зөлфәт сәнгать училищесының көндезге бүлегенә укырга керә.Җан биргәнгә- җүн биргән, дигән күк, Зөлфәт тормышының бу этабы, күз тимәсен, уңай гына "үрелеп" китә. Ул торак-коммуналь хуҗалыгы тулай торагында яши, дәресләрдән тыш вакытларда шушы тулай торакта ук тәрбияче һәм рәссам булып та эшли. Озакламый Рәзинәсе белән гаилә корып җибәрәләр. Аннан авылдан әтиләрен алып килеп, аның тормышыш җайга салалар…
Үзенең 50 яшьлек юбилей елында рәссамның "Дусларым, дус-ишләрем..." исемле шаржлар китабы дөнья күрде. Зөлфэтнең үзен дә зурлыйлар. Рәссам-карикатурачыларның халыкара күргәзмәсендә катнашкан. Үзе укып чыккан Культура университеты Рәссамның республикада бердәнбер шаржлар галериясен булдырган, исемен белем йортының 40 еллыгына чыгарылган энциклопедиягә керткәннәр.
Зөлфәтнең ирешкән уңышларында гаиләсенең роле бик зур. Гомер буе гаиләсен тәэмин итүче гаять четерекле, иҗади эш - тегүчелеккә багышлаган Рәзинәсен әйтәм, Ходай бирсә биргән икән үзенә сабырлыкны. Күз алдыгызга китереп карагыз - дуслашып, кыз белән егет булып йөргән 3-4 ел дәвердә Зөлфәте Сәнгать училищесына кереп укыган, инде гаилә коргач, 1981-1985 елларда, читтән торып, Мәскәү сәнгать университетына йөреп, югары һөнәри белем алган, тагын "кызган шәпкә" Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына "үтеп кереп", анда 5 ел гыйлем эстәгән. Шулай булгач, Рәзинәсен «ирне ир иткән хатын» дими ни дисең?Алар берсеннән- берсе сәләтле, сөйкемле ике кыз үстергәннәр. Олысы, ике югары белемгә ия Ләйсән прокурор ярдәмчесе булып эшләүче ире Динар белән әти-әниләрен сөендерерлек итеп яшиләр, инде кызлары Камилә беренче сыйныфта укый. Казан Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган кызлары Рузилә дә шәһәрнең бер фирмасында хезмәт куя.
Якташыбызны туган ягы, яраткан эше, гаиләсе, якын дуслары үзенә һәрвакыт илһам чыганагы, иҗат дәрте, яшәү яме биреп торсын.
Рамазан Фәрзиев.
Нет комментариев