Әниләр көне уңаеннан "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә "Бу күзләрдән дә ягымлырак берни юк" исеме астында шигырь конкурсы уздырылды.
Иң ягымлы бәйрәмнәрнең берсе булган әлеге көндә без кадерле кешеләребезне котларга, ягымлы сүзләр аша булса да яратуыбызны белдерергэ тиешбез. Бүлекчәбездә тернәкләнү узучылар әниләргә багышланган, үзләре язган шигырьләр белән таныштырып, бәйрәм рухын күңелләрне җилкендерер дәрәҗәгә җиткерделәр. Ә кичә азагында ана кадере турында бик матур әңгәмә булды. Әлеге чара тернәкләнүчеләргә күңел күтәренкелеге һәм яшәүгә көч бирде.
Нет комментариев