Балтач хастаханәсендә туган 2021 елда беренче бала - малай булды.
Бөрбаш авылыннан Гүзәлия һәм Инсаф Мөхетдиновлар беренче тапкыр әти-әни булдылар һәм уртак шатлык - Балтач хастаханәсендә туган 2021 елда беренче бала - малай булды. Аның авырлыгы туганда 3200 грамм, буе 51 см. иде. Инде кайтасын көтеп, егет тагы да арткандыр. Мөхетдиновлар гаиләсен ихластан котлыйбыз. Сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле егет булсын!
Нет комментариев