Әни...Укытучы... Бу ике сүз күңелләрдә яши янәшә
Җәмгыять

Әни...Укытучы... Бу ике сүз күңелләрдә яши янәшә

Көшкәтбаш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әни...Укытучы... Бу ике сүз күңелләрдә яши янәшә" дип исемләнгән кичә булды. Әлеге кичә, әниләребез белән беррәттән, икенче әниләребез булган укытучыларга да багышланган иде. Җыр-бию, хатирәләр белән аралашып барган әлеге кичә авылдашларыбыз күңеленә хуш килде. Мәктәпне бетереп чыккан укучыларыбыз, үзләренең беренче укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр,...

Көшкәтбаш мәдәният йортында әниләр көне уңаеннан "Әни...Укытучы... Бу ике сүз күңелләрдә яши янәшә" дип исемләнгән кичә булды. Әлеге кичә, әниләребез белән беррәттән, икенче әниләребез булган укытучыларга да багышланган иде. Җыр-бию, хатирәләр белән аралашып барган әлеге кичә авылдашларыбыз күңеленә хуш килде. Мәктәпне бетереп чыккан укучыларыбыз, үзләренең беренче укытучыларына рәхмәт хисләрен җиткерделәр, әниләрен, әбиләрен бүгенге матур бәйрәм белән котладылар. Әлеге чараны оештыручы Гүзәлия Вагизовнага, җылы сүзләре өчен укытып чыгарган укучыларыбызга, матур итеп чыгыш ясаган мәктәп укучыларына, җырчы апаларга, авылыбызның оста баянчысы Илһам абыйга, алкышларга күмгән авыл халкына олы рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Һәммәбез дә исән-сау, озын гомерле, бәхетле булыйк.

250

Нет комментариев