Нормада кемнәрне хөрмәтләделәр?
Җәмгыять

Нормада кемнәрне хөрмәтләделәр?

Норма авыл җирлеге “Ак калфак” оешмасының Кариле мәчетендә 2023 елның беренче чарасы узды

Норма җирлегендә әледән-әле максатчан, тәрбияви чаралар үткәрелә.

Күптән түгел Кариле мәчетендә  җирлекнең  "Ак калфак" оешмасы тарафыннан "Мөмкинлекнең чиге юк" темасына  спортта зур жиңүләр яулаган авылдашлар: Габделганиева Чулпанны, Галиева Рузияне, Мөбәракҗанова Лилияне хөрмәтләү булды.

Аларны котлап район яшьләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район "Ак калфак" оешмасы вәкилләре, укытучылары, мәчет имамнары, "Фикердәш" клубы вәкилләре, авылдашлары котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.


"Ак калфак"

Нет комментариев