8 июльдә Россиядә "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" билгеләп үтелде. Әлеге дата уңаеннан районыбыз җирлегендә озак еллар бергә тигез, парлы гомер итүче, күркәм парларга медаль тапшыру матур традициягә әверелде.
Нурзия һәм Сәяф Сабировлар тугрылыкка корылган гаиләләренең ныклыгы белән танылган, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир белән хатын. Алар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Ирек - район Советының аппарат җитәкчесе, Азат - хокук саклау органнарында хезмәт куя, кызлары Алсу - район пенсия Фонды идарәсе җитәкчесенең урынбасары. Һәркайсы районыбыз җирлегендә хөрмәтле шәхесләр.




Нет комментариев