Күпмегә?
Алдагы елда Русия гражданнары өчен пособиеләр күләме сизелерлек артачак. Дәүләт думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина хәбәр иткәнчә, йөклелек буенча пособиенең максималь күләме 794,4 мең сумга кадәр артачак, ә 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие 68,9 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, депутат билгеләп үткәнчә, 2025 елда бер көн эчендә «больничный» буенча түләүләрнең максималь күләме ике тапкырдан артыкка — 5,7 мең сумга кадәр арттырылачак.
«Социаль пенсияләр һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 2025 елда 9,5 процентка артачак. Страховка пенсияләре һәм аларга билгеләнгән түләүләр ике тапкыр индексланачак: 2025 елның 1 февраленнән — 4,5 процентка һәм 2025 елның 1 апреленнән 2,2 процентка», — дип өстәде Екатерина Стенякина.
2024 елда шулай ук Русия һәм Хезмәт Геройлары, ветераннар, инвалидлар һәм блокададагы Ленинградта яшәүчеләр өчен пособиеләр артачак.
Пособиеләрнең 4,5 процентка артуы көтелә.
Автор: Ример Насретдинов
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев