Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Рамазан айларында…”

Гомернең тиз узуын аккан суларга тиңлиләр. Әйе, гомер итә башлаганнан бүгенгә кадәр күпме сулар аккан, ничә буын алышынган. Мине дөньяга китергән уразалы, күңелләребезгә иман нуры иңдергән Рамазан ае да ел фасылларын урый-урый өченче әйләнешенә кереп бара…

…Әнием яшендәге бер авылдашымның күңеле күтәренке вакытта очратканда әйтә торган такмагы бар иде: "Рамазан айларында Йөрдем урам буенча. Без дигәнчә түгел икән, Ходай кушкан буенча". Җыр сүзләре эчендә исемем булганга гына "төрттерүе" иде инде аның. Ә бит, дөрестән дә, миңа бу исемне нәкъ менә шушы изге айда туганга әниемнең әнисе Гарифә әбием куштырган. Шунысы гаҗәп, җәй көне, июнь башында ураза вакытында тууымны әйтсәләр дә, мин хәтерли башлаганда ураза вакыты язгы айларга туры килә иде.
Соңарак Ай календаре буенча айлар чиратлап, 29-30 көннән генә торуын, Ай исәбенчә ел Кояш календаре белән барган елдан 11-12 көнгә иртәрәк килүен "ачтым". Әмма кызыксынуым кимемәде, эзләнүләрем нәтиҗәсендә күңелемдә туган күп кенә сорауларга җавап таптым. Баксаң, Айның төгәл озынлыгы 29,531, ә ел якынча 354 тәүлектән тора икән. Ә аның Җирдән бик яхшы күренә торган фазалары - яңа Ай, беренче чирек, тулы Ай һәм соңгы чирек. Әмма Ай фазасының башлану мизгелен төгәл итеп күзәтеп билгеләү гаять кыен. Шуңа күрә ай көннәрен исәпләү башы итеп яңа туган Айның бик тар урагы күренү мизгеле (неомения) алына. "Сөбханалла, яңа Ай!" Кечкенәдән әнием һәм әбиләрем белән яңа ай күргәндә кулларны күтәреп: "Ай күрдем аман белән, Күңелем тулсын иман белән. Шушы айларда вафат булсам, Үткәр Ходам иман белән" - дип дога кыла идек. Әле дә яңа айны күрүгә: "Сөбханалла! Я Раббым! Бу ай бар җиһанга хәерле, бәрәкәтле, тыныч, имин көннәр алып килсә иде", дим.
Ай елы чама белән 354 көннән генә тора. Һәр елда, беренче ай яңа Айга туры килсен өчен (ай календарена куела торган төп таләпләрнең берсе), билгеле бер елларда соңгы айга бер тәүлек өстәлә; 355 тәүлекле ел кәбисә ел булып санала. Әнә шулай, уразалы, гаетле Рамазан ае, җәйдән язга, яздан көзгә, көздән җәйгә таба күчә-күчә, минем гомер юлымда өченче әйләнешенә аяк баса... Әниемнең "метрикәсен" дә чутлап чыгардым: аның уразалы айлары үз гомерендә җәйне-кышны өч тапкыр әйләнгән. Туган елымның календарен да чыгартып алдым әле. Әнием һәм әбиемнәр шимбә көнне тууымны, ул көнне онытмаска кирәклеген искәртәләр иде: ул көнне тырнак кисәргә, чәч алдырырга ярамый диләр иде алар. Кадерлеләрем һич кенә дә ялгыш атамаганнар, дөрестән дә, туган числом шимбәгә, Рамазан аеның тулы, 15нче көненә туры килгән. Шунысы да кызыклы,65 яшем туласы көн дә тулып килүче Айга, аның 13нче көненә туры килә.
Ә гомерне ай елы буенча исәпләсәң?… Ай мине ике яшьтән артыкка картайта икән. Ә мин ничек кенә булмасын, мине дөньяга китергән изге Рамазан аена, мең газаплар белән тудырган, аякка бастырган әниемә, миндә үз каны аккан әтиемә, шушы исемне биргән әбиемә бик нык рәхмәтле. Бәлкем, нәкъ менә шушы исем, бәла-казаларыма киртә, уңышларыма сәбәпче булгандыр... Тумышымнан дип әйтерлек ятимлектә әнием һәм әбиләрем тәрбиясендә, гаять фәкыйрьлектә, "әти,бабай" сүзен әйтергә мәхрүм булып үссәм дә, бүгенге көнемдә хәләл җефетем белән икебез тигез, балаларыбыз һәм оныкларыбызның янәшәбездә булып, шушы көнгә килеп җитүемә мең шөкер! "Картлык-шатлык түгел ул" - диючеләр дә бар анысы. Әмма, эше-яшәү рәвеше, иҗаты күпләребезгә өлге булырдай, миннән ун яшькә өлкән Гарифҗан Мөхәммәтшинның: "Картлык - бик күпләребезгә тәтеми торган олы шатлык ул" дигән хак сүзләре күңелдә канәгатьләнү хисләре уята. (Кызганыч, дөрестән дә, соңгы ай ярым вакыт эчендә әле 35-60яшькә җитмәгән биш авылдашыбызны соңгы юлга озаттык… Авыр туфраклары җиңел булсын). Ничек кенә булмасын, Ходай Тәгалә тарафыннан безгә аманәт итеп бирелгән гомерләребезне мәгънәле итеп, кешеләргә, ил-көнгә игелекле, изге, үрнәк эшләр кылып үткәрсәк иде.
Рамазан ФӘРЗИЕВ
«Хезмәт»: Хөрмәтле авторыбыз Рамазан Фәрзиевны 65 яшьлеге белән ихластан котлап, сәламәтлек, озын гомер, иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250