Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт хаты

Авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган һәркемгә гаиләбез исеменнән иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

26 гыйнвар көнне гаиләбезгә зур кайгы килде, озак авырудан соң әниебез Равилә Хәмит кызы Гыйматова бакыйлыкка күчте. Әниебез авырган чорда безгә район үзәк хастаханәсенең реанимация һәм ашыгыч ярдәм бүлекләре, «Наз» бүлекчәсе бик зур ярдәм күрсәттеләр.

Әниебез вафат булгач та Газинур Дәүлиев һәм район үзәк хастаханәсе коллективы, туганнар, «Сорнай» җәмгыяте, Балтач урта мәктәбе коллективы, «Фикердәшләр» клубы, әнинең сыйныфташлары, күршеләр, дуслар матди һәм рухи ярдәм күрсәттеләр.

Әлеге авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган һәркемгә гаиләбез исеменнән иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә әниебезнең рухын шат кылсын, урыны оҗмах түрләрендә булсын, безгә ярдәм иткән кешеләргә Аллаһы Тәгалә мондый авыр сынауларны күрсәтмәсен.


Мәрхүмәнең тормыш иптәше Илдар, кызлары, кияве, оныклары,
Балтач бистәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзләре