Районда язгы ташуга әзерлек бара
Җәмгыять

Районда язгы ташуга әзерлек бара

Районда ташуга әзерлек эшләре башланды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм булдырмау буенча махсус комиссия төзелде. Язгы ташуга әзерлекне оештыру буенча оешма-учреждениеләрдә, авыл җирлеге идарәләрендә җаваплы хезмәткәрләр беркетелде.
Авыл җирлекләрендә булдырылган комиссияләргә елга-буаларның торышын күзәтеп тору, яр буйларын чүп-чардан арындыруны оештыру, күперләрнең төзеклеген һәм торышын контрольдә тоту, су ага торган торбаларны чистарту бурычы, канаулар казу, су юллары ачу кебек эшләр йөкләнә. Шулай ук су басу куркынычы янаган территоррияләрне билгеләү, саклык чаралары күрү, кизү торулар оештырыла.
Районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе җитәкчесе Рамил Шакиров:
- Язгы ташуга хәзерлек эшләренә кагылышы булган һәр оешмага, урыннардагы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде. Инде шактый эшләр дә башкарылды. Мәсәлән, "Мелиорация" оешмасы районда булган барлык сусаклагыч-бөяләрдәге суны җибәрде, юллар идарәсе кечкенә күперләрне кардан чистартты, ташу чорына юлларны, дамбаларны ныгытырга кирәк булса дип, ком-вак таш туплады... Балтач бистәсендәге Тукай, Комсомол урамнарын ел саен ерганак аша басудан төшкән сулар баса иде. Быел алдан чарасын күрәбез, бүген әлеге ерганак өстендәге басуларда тракторлар махсус ерымнар ясый, суның юнәлешен үзгәртеп, аны тирәнрәк ерганакларга "бормакчы" булабыз, элеккесен боздан чистарту эше дә башланды. Кешеләр үзләре дә капка төпләренә канаулар казый, бу да су үз юлын ала торсын өчен бер чара. Район буенча су басу куркынычы зур булган урыннарга, әйткәнемчә, бистәдә ике урам, Нөнәгәр, Смәел, Борнак авыллары керә. Елгада су күтәрелү белән эшче комиссия эшкә керешәчәк, бу вакытта инде тәүлек әйләнәсе дежурлар булачак. Ә аңа кадәр әле берничә тапкыр урыннарда хәзерлекнең торышын тикшерәчәкбез.

250

Нет комментариев