Әрмәне дә, үзбәге ... алар бар да безнеке...
Җәмгыять

Әрмәне дә, үзбәге ... алар бар да безнеке...

Районда ничә, һәм нинди милләт вәкилләре яши дигән сорауга, РФ Миграция хезмәтенең ТР буенча федераль идарәсенең Балтач районындагы бүлек (паспортный стол дип әйтик инде инде) җитәкчесе Рамил Хафизов әйтә куйды: "Милләт дигән әйбер юк ул, кайдан гына табарсыз икән сез ул саннарны... Чит илдән кайтучылар бар менә..."диде.

Аңлашыла, милләтләргә аеру юк диясе килде җитәкченең, һәм ул хаклы, республикабызда милли сәясәт һәрчак күз уңында, һәрбер милләт дус-тату булып яшәргә омтыла. Әмма һәр халыкның үзенең теле, милли гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре бар, һәм шул үзенчәлекле сыйфатлары белән алар милләт буларак күзгә ташлана да инде. Шул исәптән безнең районда милли бәйрәмнәр, милли йолалар кадер илә хөрмәт белән бердәм, матур уза. Ә районыбызда үз җирлегебездә яшәүче татар, удмурт, рус, мари милләтләреннән кала, чит ил вәкилләре дә тормыш алып бара. Соңгы биш елдагы саннарга гына күз салыйк:
2016 елда районда 345 чит ил гражданины теркәлгән, арада иң күбе әзербайҗан(17), әрмән(76), Казахстан(26), үзбәк(178), украина (13), кыргыз(10), арада 3 британияле, 3 немец, 3 еврей, 5 молдован, 5 таҗик, 2 франция, 1 АКШ, 1 төрек, 1 славян да бар. 2015 елда 304 кеше исәпкә баскан , арасында Египет белән Нидерландия вәкиле дә күренә. 2014 елда 285, 2013тә 358, 2012 дә 284, 2011дә - 320 чит ил кешесе теркәлгән.
- Бу саннарны күреп, безнең районда французы да, немецы да яши икән, дип уйлау дөрес булмас, - ди Рамил Хафизов. - Чөнки алар үзләре үк татар, мәсәлән, француз дигәнебез ел саен Нормага әниләренә кунака кайтучы бер гаилә инде ул . Кили кызы Бөекбританиягә кияүгә чыкты да , ел да ул кайта хәзер кияве белән. Израильдән дигәнебез Нөнәгәргә кунакка кайта, әниләре Үзбәкстаннан бирегә күчеп кайткан, ә кызлары Израильгә кияүгә чыккан. Австралия гражданины да ел саен шул бер кунакка кайтып китүче инде. Районга эшкә килүчеләрне дә теркибез, алар да шушы исәпкә керә. Кайтып 2 ай тора да, срогы чыккач, тагын килеп теркәлә, теркәлгән саен шушы исәпкә өстәлә. Шул бер кеше бишлек-унлык исәбенә 2-3 мәртәбә кергән булырга мөмкин. Әнә шулай килеп чыга инде бу саннар. Ә болай районда ничә милләт вәкиле яшәвен без әйталмыйбыз…
Бер ил гражданы булмаган затлар да бар икән. «Ә сез гражданлык алуны җиңел дип уйлыйсыз мәллә?- ди Рамил әфәнде. Әгәр шулай икән, туган җирем -Татарстан , торган җирем Балтачым бар, шөкер, дип горурланырга гына кала.
Статистика буенча, 2010 елда халык санын алуга нигезләнеп карасак, районда барлыгы 160 чит милләт вәкиле бар, шуның 77се ир-ат, 83е хатын-кыз. Бистәдә алар - 69, авылларда - 91.

250

Нет комментариев