Сабый өстенә кайнар су койган. Нәтиҗәдә …
Җәмгыять

Сабый өстенә кайнар су койган. Нәтиҗәдә …

Кызганычка каршы, табиблар аңа ярдәм итә алмаган

Уфада яшәүче 9 айлык бала өстенә яңа гына кайнаган чәйнекне аудырган. Алынган пешүләрдән бала вафат булган.

Гадәттән тыш хәл кичә булган. Баланың әти-әнисе икенче бүлмәдә булган. Кыз электр чәйнегенең чымына тиеп киткән һәм ул баланың өстенә капланган.

Сабый дәваханәгә барганда үлгән. Әлеге вакытта тикшерү бара. Гаилә учетта тормаган булган.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/04/74396/


Нет комментариев