Сагынудан өзелә үзәкләр
Әтиебезне җирләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез
Әтиебез, бабабыз Йосыпов Миңгариф Йосыф улы каты авырып, мәңгелеккә безнең арадан китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша без кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык район үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына рәхмәт белдерәбез. Әтиебезне җирләүдә катнашкан Балтач торак-коммуналь хуҗалыгы коллективына, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән Балтач гимназиясе коллективына, кайгыбызны уртаклашкан авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, дин әһелләренә рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез. Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын.
Йосыповлар гаиләсе,
Балтач бистәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев