Самолетта медиклар СВО ветеранын үлемнән алып калган
Табиблар мөмкин булганның барын да эшләгәннәр
Красноярскидан Мәскәүгә очучы самолетта махсус хәрби операция ветераны, аңын җуеп, сулыш алудан туктаган. Самолетта аның белән бергә туры килгән Красноярск краеның Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре һәм тагын бер табиб ярдәмгә килгән.
СВО ветераны лайнер җирдән очып китүгә ушын җуйган. Экипаж бу хакта хәбәр итүгә, Красноярск Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина ярдәмен оештыру бүлеге җитәкчесе һәм аның коллегасы — невролог ярдәмгә ташланган.
Табиблар пассажирның хәлен яхшырту өчен мөмкин булганның барын да эшләгәннәр. Аерым алганда, организмына кирәкле препаратлар керткәннәр. Хәрбинең сулышы тукталу сәбәпле, йөрәге һәм үпкә эшчәнлеген торгызу өчен ашыгыч чаралар күргәннәр.
Медицина хезмәткәрләренең тырышлыгы хәрбигә Мәскәүгә кадәр очу мөмкинлеге биргән, дип яза «Российская Газета».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев