Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Шатлык белән сагыш янәшә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күп балалы аналарга дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Президенты Указы нигезендә, «Ата-ана даны» орден медале белән Кариле авылында яшәүче 6 бала әнисе Әлфия Вафина бүләкләнде.

Аның тормыш иптәше Рәдис Вафин махсус хәрби операция зонасында 2023 елда батырларча һәлак була. 


— Бүгенге көндә балаларыбыз — Рафис, Рафил, Рамазан, Фирүзә, Әдилә, Айсылуның уңышларына сөенеп яшим. Алар минем өчен төп терәк-таянычларым, — дип хис- кичерешләрен әйтеп узды Әлфия ханым. 


Әлфия ханымның күңелендә мәңгелек сугыш ярасы булса да, ул-кызларына лаеклы тәрбия биреп, аларның киләчәкләрен кайгыртып тормыш итү аның өчен яшәү көче бирә. 


Әлфия ханым, олуг бүләккә лаек булуыгыз белән ихластан котлап, сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле, матур киләчәк телибез.

Фото: https://rais.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле авылы Ата-ана даны