Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова җиңү яулаган. Кайда? (фото, видео)

Укулар хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формаларын һәм алымнарын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

«Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

«Наз» үзәге директоры Фәния Йосыпова өлкән яшьтәге гражданнарның йортларында су басуны кисәтү чараларын искәртеп үтте. Прокурор урынбасары Динар Низамов финанс алдау, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде. Янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын сүндергеч белән ничек эшләү тәртибен янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рафил Шәрәфетдинов күрсәтте.

Хезмәт саклау буенча белгеч Ольга Николаева хезмәткәрләр арасында тест үткәрде. Тест нәтиҗәләре буенча җиңүче булып Нөнәгәр авылыннан социаль хезмәткәр Рамилә Гомәрова калды.

Әлеге укулар хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен арттыра, үз эшләрендә яңа эш формаларын һәм алымнарын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамилә Гомәрова