Солдат егетләр кайтты
Исән-сау кайтуыгыз белән, егетләр
Узган атнаны армиядән солдат егетләр кайтты. Алар арасында Нөнәгәрдән Раил Тляков та бар.«Раил белән бергә Балтач егете һәм Яңа Салавыч егете дә кайтты», ди Раил солдатның әнисе, редакциябезнең актив хәбәрчесе Зөлфидә ханым һәм улы кайтышка шигырь дә язган.
Армиядән солдат кайта бүген,
Хезмәт итеп кайта — өенә.
«Улым-бәгърем кайта» — диеп,
Әти-әни ныграк сөенә.
Читтә йөреп, хезмәт итеп,
Солдат кайта бүген өенә.
Туган-тумачалар җыелышкан,
Бар да гөрли, бар да сөенә.
Якыная очрашу мизгелләре -
Самолёт та тизрэк очамы?
Зарыгып, сагынып көтеп алучы
Бардыр әле сөйгән яры да.
Бар да көтә: солдат кайта бүген,
Хезмәт итеп кайта, тәмамлап.
Шау-гөр килә яшь-җилкенчәк,
Кичке авыл моңга күмелә.
Исән-сау кайтуыгыз белән, егетләр, матур, имин көннәрдә, әти-әниегезнең кадерен белеп, гаилә корып, илгә файдалы балалар үстереп, бәхетле гомер кичерергә язсын сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев