Сосналыларның мәгърифәтле булуларына адым саен инанасың. Почта бүлекчәсе мөдир Ләйлә Ганиева :"Бездә район газетасы "Хезмәт"кә генә дә 203 гаилә язылды, "Сосна" җәмгыяте янәдән 10 алдынгысын "Хезмәт"кә һәм "Ватаным Татарстан"ның җомга санына яздыртты", ди.
Ләйлә ханым биредә 10 еллап эшли инде. Үзе Арча кызы, Югары Пошалымныкы, җырдагы "Пошалым чаналары" авылыннан. "Ул җырны әти генә ишетә алмады, мәрхүм, - ди шулай дигәч Ләйлә ханым. - Ул да чана ясау остасы иде." Үскәндә 8 бала үскәннәр, күрше кызы артыннан Ләйлә дә Сосна килене булып куйган. Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләгәннәр.
Нет комментариев