Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда 1 июльдә ТР Рәисе грантларын алуга конкурс башлана

Ресурс үзәге җитәкчесе ассызыклаганча, проектта көтелгән сыйфат үзгәрешләрен һичшиксез күрсәтергә кирәк

Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә ТР Рәисе грантларын алуга алтынчы конкурс старт ала. Анда коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала, гаризалар 21 юнәлеш буенча кабул ителә. Бу хакта матбугат конференциясендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, август уртасына кадәр конкурста катнашучылар заявкалар әзерләячәк. Бу чорда күп санлы консультацияләр һәм очрашулар уздыру планлаштырыла. Конкурста барлык 45 муниципаль берәмлекнең дә катнашуы көтелә.

Ресурс үзәге җитәкчесе ассызыклаганча, проектта көтелгән сыйфат үзгәрешләрен һичшиксез күрсәтергә кирәк.

Конкурста җиңүчеләр октябрьнең соңгы атнасында-ноябрь башында билгеләнәчәк. Ярдәм ителгән проектларны гамәлгә ашыру 2027 елда башланачак.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев