Татарстанда 10 октябрьдә «Урманны саклыйк» акциясе узачак
Җәмгыять

Татарстанда 10 октябрьдә «Урманны саклыйк» акциясе узачак

Быел акция республиканың 100 мәйданчыгын колачлый

Татарстанда 10 октябрьдә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында күпләп агач утырту узачак. Чара «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

Быел акция республиканың 100 мәйданчыгын колачлый. Аларда 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла, дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Казан шәһәре тирәсендә агач утырту өч мәйданчыкта узачак: Лаеш районының Вороновка һәм Орел авыллары янындагы урман фондында, шулай ук Казанның Совет районының Чебакс торак массивы янында. Башлана – 10:00.

Катнашучыларны утырту материалы һәм кирәкле инструментлар белән тәэмин итәчәкләр. Татарстанның башка районнарында акцияне үткәрү вакыты һәм урыннары турында мәгълүматны «Урманны саклыйк» рәсми порталында табарга була.


урман

Нет комментариев