Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Татарстанда агросәнәгать комплексын 2030 елга кадәр экспортлау планын билгеләделәр

Экспорт эшчәнлеген үстерүдә мөһим фактор булып дәүләт ярдәме тора

2025 елда АПК продукциясе экспорты күләме 540 млн долларга җитте, бу 2024 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 94 млн долларга, ягъни еллык планның 121% прев артыграк. Экспорт эшчәнлеген 90 предприятие гамәлгә ашыра, ә поставкалар географиясе дөньяның 49 илен колачлый. Бу хакта Татарстан Республикасы премьер‑министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Экспорт структурасында төп өлешне традицион рәвештә май продукциясе алып тора. Аны китерү күләме 360 млн долларга җиткән, узган ел белән чагыштырганда 12,2% ка арткан. Төп экспортерлар булып «Казан май комбинаты» һәм «Эссен Продакшн»тора.

Азык-төлек сәнәгате продукциясенә шактый күләмдә туры килә: экспорт 53 млн доллар тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 15,7% ка югарырак. Башка юнәлешләр буенча да уңай динамика күзәтелә.

2025 елда төп импортлаучы илләр Иран, Казахстан, Һиндстан, Беларусь, КХР һәм башка дәүләтләр булды. Стратегик бурычларның берсе-тәэмин итү географиясен киңәйтү. Өстенлекле юнәлешләр сыйфатында Төньяк Африка илләре һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре билгеләнгән.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Агроэкспорт» федераль үзәге тарафыннан 2030 елга кадәр АПК продукциясен экспортлауны үстерүнең максатчан күрсәткечләре булдырылды. Татарстанның бурычы-2030 елга продукция экспортын 900 млн долларга кадәр арттыру.

Экспорт эшчәнлеген үстерүдә мөһим фактор булып дәүләт ярдәме тора. 2025 елда Татарстанның 13 компаниясе АПК продукциясен тышкы базарларга ташуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 448 млн сум акча алган.

Реальное время

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев