Татарстанда суган атна дәвамында 13,5% ка кыйммәтләнде
Шулай ук помидор, шикәр, сөт һәм алмаларга бәяләр арткан
Ссуган Татарстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән яшелчәләр исемлеге башында тора. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.
Суганның бәясе 13,53 процентка, килограммы 54,58 сумга кадәр арткан. Кишер — 9,35 процентка (54,35 сумга кадәр), бәрәңге 8,63 процентка (53,98 сумга кадәр) кыйммәтләнгән. Чөгендер — 5,63 процент (46,23 сумга кадәр), кәбестә – 3,29 процент (47,7 сумга кадәр). Шулай ук помидор, шикәр, сөт һәм алмаларга бәяләр арткан.
Кайбер продуктлар арзанайды. Дуңгыз ите 1,57 процент югалткан (341,81 дән 336,61 сумга кадәр). Тавык йомыркасы бәядә 4,45 процентка төшкән (87,04 сумнан 83,32 сумга кадәр). Печенье, вермишель һәм кыяр арзанайды.
Вести Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев