Түнтәр авылының Колхозная урамы ханымнары матур, мул, чәчәкле җәй башлануын табигать кочагында билгеләп үттеләр.
Өстәлдә самавырлар гөрләде. Сәнгатькә гашыйк, аш-су остасы Хәмидә Салихҗанова пешергән бәлеш, тәм-томнар, мич коймагы белән сыйландык. Яңа аерткан балдан авыз иттек.
"Авылыбызның мөгаллимәсе, "Ак калфак"лылар да табыныбыз түрендә иделәр. Коръән аятьләре тыңладык, уй-хисләребез белән уртаклаштык, Хәмидә апабызның оныклары бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәп үзләренең чыгышлары белән безне сөендерделәр", дип хәбәр итәләр Түнтәрдән.
Нет комментариев