Тынгысыз заманда мондый чаралар күңелгә ямь өсти
Илләребезгә тынычлык иңсен!
Без иң беренче җир йөзендәге иң кадерле, иң сөйкемле, йомшак күңелле Әниләребезгә рәхмәтлебез.
Күпләребезнең әниләре яннарында булмаса да бу көнне һәркемнең күңел хәтирәләрен Әни белән булган вакытлар биләп ала никтер...
Әни — тормышыбызның йөрәге бит ул.
Әни бит ул — безнең беренче сөйгән кеше дә , беренче укытучы да, һәрьяклап ярдәмчебез дә!
Аның мәхәббәте безне барысына да өйрәтте: яратырга, сакларга, үз-үзебезне табарга һәм тормыштагы бөтен кыенлыкны җиңәргә өйрәтүче дә Әни дигән бөек зат бит. Әниләрнең сөюе — ул чиксез, төпсез, алар һәрчак безнең янәшәдә.
Беләсезме, әни, хатын‑кыз булуның иң беренче гүзәллеге — бу дөньяның иң серле һәм кызыклы сыйфатларының берседер. Ул гүзәллек тышкы матурлык белән генә түгел, ә эчтәге күзгә күренми торган нурлану, рухи байлык, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек белән дә бәйле.
Тышкы гүзәллек кешегә беренче карашка тәэсир итә. Күзләрнең нурланып януы, йөзнең нәфис сызыклары, хәрәкәтләрнең җиңеллек белән хәрәкәтләнүләре — бөтенесе дә хатын‑кызның гади гүзәллеген тоемлатып тора. Ләкин бу — тик башлангыч кына.
Эчке гүзәллек хатын — кызның
мәрхәмәтлелек, сабырлык, мәхәббәт, акыл сыйфатларын һәм рухи көчләрен күрсәтә.
Эчке нурланышлары хатын кызларга тышкы кыенлыкларны җиңәргә, ярдәм итәргә, мәхәббәт белән яшәргә ярдәм итә. Мондый гүзәллек вакыт узган саен ныграк сизелә, чөнки ул тәҗрибә, белем һәм рухи үсеш белән ныгыта.
Хатын‑кызларның гүзәллеге, тырышлыгы
гаиләне саклый,
балаларны тәрбияли,
туганнарына һәм дусларына ярдәм итә,
дөньяны матурлауга өлеш кертә.
Хатын‑кыз, Әни бит ул — табигатьнең иң кыйммәт бүләге, аны сакларга кече яшьтән аларга карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
Үзебезнең мәктәп коллективында эшләүче гүзәл хатын кызларны, мәктәптә укучы кызларны бәйрәм белән тәбрикләү бик урынлы булды бүген.
Чөнки хатын — кыз, әни— гаиләнең нигезе.
Гаиләдә хатын кызның роле бик зур:
Ул — йортның җаны, бәхетнең , тынычлыкның бер канаты. Гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләрне саклап калучы, килешмәүләрне чишүче, һәрбер кешегә карата игътибарлы булып калучы да. Аның тырышлыгы һәм сабырлыгы гаиләне ныклы һәм бердәм итә. Әни, хатын- кызлар һәрвакыт үрнәк булып тора: ул ничек яшәргә, ничек ярдәм итәргә, ничек мәхәббәт белән яшәргә өйрәтүчеләр бит!!
Безнең Нөнәгәр мәктәп коллективы хөрмәтле Әниләрне, әбиләрне, хатын — кызларны, апаларны кызларны күркәм бәйрәм белән тәбрикли!!
Сезнең чиксез мәхәббәтегезгә, сабырлыгыгызга һәм игътибарыгызга,
ярдәмчел булганыгызга зур рәхмәт сезгә!!!
Димәк, Әни, хатын кыз булу— тормышыбызны бизәп торучы иң кыйммәтле бүләк икән бит.
Сезгә озак гомер, ныклы сәламәтлек һәм бәхет телибез!
Мәктәпләрдә мондый бәйрәм чараларын билгеләп үтү яшь буынны тәрбияләүнең ачык бер мисалы. Иртән кабул иткән, бер матур сүз һәм елмаюлы матур карашлар көне буена җитәрлек энергия өстәде, бәйрәм чаткысы күңелләрдә мәңге сакланачак!! Хәзерге тынгысыз заманда мондый чаралар көнгә, күңелгә ямь генә өстәп җибәрә.
Яз ае бәйрәм белән башланып китте, илләребезгә тынычлык иңсен!! Барлык Әниләрнең, хатын кызларның, уллары, яраткан ярлары исән сау әйләнеп кайтып тормышларга ямь өстәп җибәрсен иде дигән теләктә калам!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев