“Урман гүзәле” Гүзәлгә механизатор һөнәре дә җиңү китерде
Җәмгыять

“Урман гүзәле” Гүзәлгә механизатор һөнәре дә җиңү китерде

Күптән түгел "Урман гүзәле" Гүзәл турындагы язмабыз дөнья күргән иде. Анда Гүзәлнең трактор правасы алып йөрүе хакында язсак та, бөтен серне дә ачып бетермәгән идек.

Ә болар барысы да Зәйдә 14 спорт төрен берләштергән "Авыл яшьләре" республикакүләм унынчы җәйге уеннарда катнашу өчен эшләнгән иде. Зәйдән райондашларыбызның уңышлары хакындагы хәбәрләр килә тора. Һәм аның чираттагысы нәкъ тә менә Гүзәл Габдрахмановага кагыла. Ул җиңел атлетика, гимнастика (силовая) һәм трактор йөртү ярышларында беренче урыннарны яулап, механизатор кызлар арасында беренче урынны алуга иреште. Гүзәлебезне чираттагы җиңүе белән котлап, калган катнашучыларыбызның да уңышлары хакындагы хәбәрләрне көтеп калабыз.

250

Нет комментариев