Винера Ганиева: "Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту - иң зур хәсрәт, иң зур кайгы..."
Җәмгыять

Винера Ганиева: "Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту - иң зур хәсрәт, иң зур кайгы..."

Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановның арабыздан киткәненә бер ай булды. Винера ханым Камил абыйның каберенә барган.

“Бүген 1 ай булды. Һаман аңга килә алмыйм. Төшемме бу, өнемме? Безнең белән булдымы бу хәл? Ник? Көн саен, минут саен сорау биреп йөрим. Аллаһыбыздан ярдәм сорыйм.

Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту - иң зур хәсрәт, иң зур кайгы. Йөрәгем чыдасын гына. Камилем - минем җанымның яртысы. Аны очратмаган булсам, мин чын бәхетнең, чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәс идем.

Яратканым минем! Мин синең йөзеңә кызыллык китермәм, мәхәббәтебезгә тугры булырмын”, - дип язган Винера Ганиева Инстаграм сәхифәсендә.

Тулырак: Шәһри Казан


Винера Ганиева

Нет комментариев