Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ХӘТЕРНЕ ҖУЙМЫЙК...

Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбенең спортзалы нәкъ безнең мәктәп спортзаллары үлчәмендә. Монда бер меңнән артык кешене ничек сыйдырдылар икән дип әле дә шаккатасың

Дәвамы. Башы 44 санда).

Үлем оясы
Беслан шәһәренең беренче номерлы мәктәбенең спортзалы нәкъ безнең мәктәп спортзаллары үлчәмендә. Монда бер меңнән артык кешене ничек сыйдырдылар икән дип әле дә шаккатасың. Сыйдыру гына түгел, 3 тәүлек бу бина идәнендә балаларның, олыларның су сорап тилмереп, үлем көтеп ятуларын күз алдына китерсәң, беләкләргә каз тәннәре чыга. Күмерләнгән идән уртасында шешәләр белән алып килгән сулар тора, аны фаҗига урынына килгәннәр куя икән. Тәрәзәләрдә балалар уенчыклары, аларын да шушында килүчеләр тезгәннәр. Баш очында түбәнең тимерләре генә тырпаеп тора, бары мәктәп белән тоташкан урында янган, күмерләнгән түшәмнең 3-4 сайгагы асылынып калган. Спортзалны, аны әйләндереп алынган корылма буйлап фотолар тезелеп киткән. Менә шатлыклары йөзләренә чыккан, кулларына чәчәкләр тоткан укучылар беренче кыңгырау чыңлаганын көтәләр, кыңгырау тоткан кыз баланың мөлаем, көләч йөзе фотода балкып тора. Икенче фотода беренче сыйныфка керүче балалар бакчада өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр, укытучылар, әти-әниләр аларны игътибар белән тыңлый.
Алдагы фотода тоткынга алынганнар белән тулган спортзал күренеше, дөрестән дә энә төшәрлек урын юк, дигән гыйбарәне шушы фотоны күргәч кенә аңлыйсың. Эленгән шартлаткычлар, аларны хәрәкәткә китерергә тиешле террористлар фотолары да (йөзләре күренми) бу рәсемнәрдә урын тапкан.
Беренче мәктәпне террорчылар басып алу турындагы хәбәр Бесланда яшен тизлеге белән тарала. Йөзләгән гади кеше мәктәпне камап ала, мәктәптә аларның күбесенең уллары-кызлары, якыннары. Әмма тәрәзәдән яудырган ядрәләр һәм штурмга бару булса, барлык мәктәпне шартлатачаклары турында кисәтү аларны туктата. Хәрбиләр, милиция хезмәткәрләре мәктәп янын әйләндереп алалар. Ашыгыч рәвештә Мәскәүдән, террорчыларга каршы көрәш командалары «Вымпел» һәм «Альфа» сугышчылары чакырыла, алар шәһәрнең читендәрәк урнашкан нәкъ шушындый мәктәп бинасында, штурм була калса, дип күнегүләргә керешәләр. Фотолардан күренгәнчә, якыннары мәктәптә калган әниләрнең күзләрендә сагыш тулы ялвару, нинди дә булса могҗиза булуын көтү... Ир-атларның кулларында ау мылтыклары, хәтта автоматлар да бар.

Штурм башлану
Менә штурм башланган, аның барган вакытын чагылдырган фотолар: атыш астында хәрбиләр мәктәптән канга баткан, шәрә, хәлсезләнгән балаларны күтәреп алып чыгалар, үлем тырнагыннан котылып, үзләре йөри алганнары йотлыгып-йотлыгып су эчә. Дөрестән дә, бу фотоларны караганда күңелләр айкала, ә бит чынбарлык моңа караганда йөз тапкыр, мең тапкыр куркынычрак булган... Ул вакытта барлык тирә-як шәһәрләрдән, район үзәкләреннән «Ашыгыч ярдәм» машиналары чакыртылган, алар гына да барлык яралыларга кичекмәстән ярдәмне күрсәтеп бетерә алмыйлар.
Спортзалның эчке һәм тышкы диварларына һәлак булган мәктәп укучыларының, укытучыларның фотолары тезелгән, алар барысы да яшь, йөзләрендә самими елмаю. Шул елмаю аша, эх, сез кешеләр, нишләттегез безне, дип сорау бирәләр кебек тоела.
Мәктәптәге тоткыннарны азат иткәндә һәлак булган федераль куркынычсызлык хезмәтенең «Альфа» һәм «Вымпел» отрядларыннан 10 хәрбинең фотолары да спортзал диварының тышкы ягына куелган. Менә утны-суны кичкән, махсус отряд командиры подполковник Дмитрий Разумовский фотосы. Штурм башлануга ул отрядны һөҗүмгә күтәрә, снайпер пулясы аның гомерен өзә. Штурмны җитәкләгән өч группаның да җитәкчеләре шушында һәлак була. Соңыннан, Беслан фаҗигасе турында укыганда, Дмитрий Разумовскийның энесе Максим да шушы ук фаҗига эчендә кайнаганын белдем. Бүген дә, «Русский танк» дип язып интернетка керсәң, йөзе канга баткан, яраланган хәрбинең — Максимның фотосы килеп чыга. Соңрак, газетада чыккан мәкаләдә, миңа берничә тапкыр мәктәп бинасындагы атышлар төшемә керде, Бесланда, коридорда атыш барганда күргән төшләремнең чынбарлык белән тәңгәл килүен күрдем, ди Максим Разумовский.
Хәзер инде Беслан шәһәренең бу фаҗига булган мәктәптән ерак түгел салынган яңа мәктәбендә дәресләр бара. Һәр елны уку елы Бесланда 5 сентябрь көнне башлана. 1, 2, 3 сентябрь — хәтер көннәре, 4нче көн — һушка килү өчен. 1 сентябрь көнне иске мәктәптә укырга чакырып кыңгырау чылтырый, тын гына траур музыкасы яңгырый. Спортзалга җыелган халык тын калып, һәлак булганнарны искә ала, шәмнәр яндыралар. Һәр елны 3 сентябрь көнне мәктәпнең ишегалдыннан, һәлак булганнар санынча — 334 ак шар һавага күтәрелә. Соңыннан бар халык "Фәрештәләр шәһәре"нә юл тота.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Террорга каршы