Хезмәт

Балтач районы

16+
Җәмгыять

Хокукларны саклауда – үзгәрешләр

2026 елның 1 мартыннан Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закондагы үзгәрешләр үз көченә керә. Төзәтмәләр ике төрле өлкәгә кагыла — онлайн-язылу һәм сатып алучылар өчен бирүче ачык мәгълүмат теле турында.

Мөгаен, күпчелек кешеләр өчен иң сизелерлек үзгәрешләр барлык информацион түләүле язылулар (платные подписки) белән бәйледер. Моннан соң онлайн-кинотеатрлар, читтә саклагычлар (облачное хранение), документ әйләнеше сервислары һәм башка мәйданчыклар кулланучы алардан баш тартса, түләү алу өчен сакланган түләү мәгълүматларын куллана алмаячак. 

Мондый баш тартуны, шул исәптән электрон рәвештә дә рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Әгәр дә хезмәт күрсәтүче сервис баш тартканнан соң барыбер акча язса, ул аларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш. Бу очракта язылудан баш тартканнан соң мәгълүмат файдаланыла икән, файдаланган чор өчен сумма кире кайтарылмый. Алда искә алган хезмәтләрдән теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин,

Икенче үзгәреш реклама булмаган элмә такталарга, табличкаларга, күрсәткечләргә һәм кулланучылар өчен башка гавами мәгълүматка — кибетләрдә, сайтларда һәм башка гомумкуллануда урнаштырылган бар нәрсәгә кагыла.

Хәзер мондый бар мәгълүмат рус телендә булырга тиеш. Үз дәүләт телләре булган төбәкләрдә текстны өстәмә рәвештә шул телдә дә кабатларга мөмкин. Бу таләп фирма исемнәренә һәм товар билгеләренә кагылмый.

Роспотребнадзор мондый хокук бозулар ачык-ланган очракта Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексының 14.8 маддәсенең 1 өлеше (кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алу хокукын бозу) буенча җаваплылыкка тартырга хокуклы. Индивидуаль эшмәкәрләргә — 500 сумнан 1000 сумга кадәр, юридик затлар өчен 5 000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Киләчәктә Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексына штраф суммалары шактый зур булган махсус норма кертеләчәк, дигән фикер дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокуклары