Хокукларыбызны бергә яклыйк
1983 елдан башлап ел саен 15 март Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне буларак билгеләп үтелә. 1994 елдан башлап бу истәлекле көн Россия Федерациясендә дә уздырыла.
Традиция буенча Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе ел саен Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын билгели.
2026 елда Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы — «Имин товарлар, ышанычлы кулланучылар».
Бүгенге көндә онлайн-сәүдә һәм глобаль тәэмин итү чылбырлары киңәйгән вакытта продукция куркынычсызлыгы проблемасы үзенең барлык кискенлеге белән килеп баса. Сатып алучыларны сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен куркыныч продукциядән яклый торган ышанычлы хокукый кысаларның булуы зарурлыкка әйләнә. Сатып алучы һәрвакыт алган товарның үзенең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамавына инанырга тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә 2026 ел шигаре түбәндәге максатларга ирешүне күздә тота: товарларның куркынычсызлыгы проблемасына игътибарны киңрәк җәлеп итү, сыйфат стандартларын үстерүгә ярдәм итү, ышанычлы кулланучылар санын арттыру өчен гражданнарның куллану грамоталылыгын үстерү һәм кулланучылар, бизнес һәм хакимиятнең контроль-күзәтчелек органнары арасында хезмәттәшлекне көчәйтү.
Балтач районында кулланучылар хокукларын яклаучы оешмаларның берсе — Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы. Оешма Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарына хезмәт күрсәтә. Кайда булсагыз да, кулланучы буларак сорауларыгыз килеп чыкса, бу оешмага мөрәҗагать итә аласыз. Бүлекчә Балтач районында Балтач бистәсендә Х. Такташ ур. 3 «А» йортында 3 катта урнашкан, аңа 2-44-03 номеры буенча шалтыратып та мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Арча территориаль органына 8(84366) 3-28-93 номеры буенча элемтәгә чыгып, киңәшләр ала аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев