Хушыгыз, Мәксуд Мәхмүтович
Хушлашу сүзе
23 март көнне район җәмәгатьчелеге авыр кайгы кичерде, 1970-1990 елларда үзенең тырышлыгын район авыл хуҗалыгын үстерүгә багышлаган, бу өлкәдә күпләргә остаз булган Мәксут Мәхмүт улы Мәхмүтов 79 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомды.
Мәксут Мәхмүтов 1947 елның 16 июнендә Яңа Салавыч авылында туа, 1962 елда Салавыч сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, 1962-1966 елларда колхозның төрле тармакларында эшли, кичке мәктәптә укып белем ала.
1966-1969 елларда Әтнә районындагы Тукай авыл хуҗалыгы техникумында укып, зоотехник белгечлегенә ия була. Ун ел дәвамында «Социалистик Татарстан» газетасы исемендәге колхозда баш зоотехник вазыйфаларын башкара, производстводан аерылмыйча Казан ветеринария институтында югары белем ала.
Мәксуд Мәхмүтов 1979-1990 еллларда районның «Кама» колхозына җитәкчелек итте. Ул елларда бу колхоз җирлек халкының тырышлыгы, хуҗалык җитәкчесенең максатчанлыгы нәтиҗәсендә сарыкчылык тармагын үстерүдә республика, ил күләмендә танылды. Соңыннан ул дүрт ел дәвамында «Татпчелопром» ның Балтач районы буенча умартачылык зоотехнигы да булып эшләде. 1994 елда «Кама» кооперативы вәкилләре аны кабат хуҗалыкның рәисе итеп сайладылар.
2005 елдан ул Дәүләт иминият инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе булып эшләде.
Мәксут Мәхмүтов 1985 елда ВДНХның көмеш, 1986 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде. 1997 елда Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды.
Оештыру сәләтенә ия, киңәшләре белән авыр хәлләрдән дә чыга алырлык дәрәҗәдә көч бирүче, районның тотрыклы үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Мәксут Мәхмүтовның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Хушыгыз, Мәксуд Мәхмүтович! Сезнең хезмәтләрегез районыбыз тарихыннан, исемегез күңел түрләреннән җуелмас.
Мәрхүмнең кызы Гүзәлнең, якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашып, күркәм сабырлыклар телибез.
Р.Р.Нотфуллин, А.Ф.Хәйретдинов, М.Х.Зарипов, Н.Н.Сабирҗанов, Ф.Р.Нәбиуллин, Г.С.Мөхәммәтшин, Н.С.Салихов, С.М.Исрафилов, Ф.З.Әхмәтханов, Н.Г.Садыйков, Х.С.Сибәгатуллин, Х.Ә.Хаҗиев, Р.Ф.Солтанов, Р.Т.Михайлов, В.М.Зәкиев, Р.Н.Нәҗипов, Р.Х.Җәләев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев