Балтач районының ике авыл җирлегендә яңа башлыклар билгеләнде.
9 сентябрьдә район территориясендә дүрт муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайланды. Узган атнаныӊ шимбәсендә җирлекләрдә утырышлар уздырылды, ике авыл җирлегендә яңа башлык сайлап куелды.
Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы – Галимуллин Равил Рәсим улы.
Норма авыл җирлеге башлыгы – Рамазанов Алмаз Илдар улы.
Нет комментариев