Бәгъдәгөл Әгъзамова быел да сайлауларга беренчеләрдән булып килгән.
Яңгул авылында яшәүче Бәгьдәгөл Әгъзамованың олы яшьтә булуына карамастан, кызлар кебек йөгереп сайлауга үзе килүе хакында сайтыбызда инде ничә еллар язып киләбез. Быел Бәгъдәгөл апага 95 яшь тулачак.

Матур гадәт буенча ул быел да сайлауларга беренчеләрдән булып килгән. “Үткәннәр хакында бөртекләп, җентекләп сөйләгәненә, хәтеренең шулкадәр яхшы булуына һәрдаим сокланабыз", ди Яңгулдан үз хәбәрчебез Ләйлә Габделхакова.

Фото: Ләйлә Габделхакова
Нет комментариев