Яшь балтачлылар паспортлы булды (фото)
Җәмгыять

Яшь балтачлылар паспортлы булды (фото)

29 ноябрь көнне Балтач районнының 14 яше тулган гражданнарына ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру танатанасы булып узды.

Котлау сүзләре белән тантананы ЗАГСбүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ә Балтач районы Федераль миграция хезмәчелеге идарәсеннән килгән өлкән белгеч Людмила Хөснетдинова балаларга паспорт турында сөйләде: югалтырга ярамау,кайсы вакытта алыштыру, бу документка нинди билгеләр кертелүе һ.б. Балаларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, әбиләре дә килгән иде. Паспортлар тапшырылгач, Россия Гимны яңгырады. Соңыннан Күмәк фотолар ясалды.

250

Нет комментариев