Яшь буынны һәрьяклап кайгырту –Татарстанның үзгә фәлсәфәсе
Татарстанда бала тудыру һәм аларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Балалар турында кайгырту - Татарстанның киләчәгенә нигез салу.
Соңгы елларда гаиләдәге мөһим мәсьәләләрне чишү юнәлешендә унлап проект гамәлгә ашырылды. Аеруча да күпбалалы гаиләләр игътибар үзәгендә. Ел да аларның саны арта. Бүгенге көндә Татарстанда шундый 32 мең күпбалалы гаилә яши.
- Безнең районда да 527 күпбалалы гаилә бар, - ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. - Ләкин бу сан үзгәреп тора, чөнки балигъ булган балалар исәптән чыга бара, яңа сабыйлар туа тора. Күпбалалы гаиләләргә торак коммуналь хезмәтләргә түләү өчен соцнормативның 30 проценты күләмендә ташлама каралган. Узган август аенда гына да барлыгы 212 мең 551 сум субсидия түләнде.
Балалар бушлай лагерьларда, шифаханәләрдә ял итә. Күпбалалы гаилә балаларына балалар бакчасына түләүләрдә ташлама каралган.
Өч һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучыларга җир кишәрлекләре бирү буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында. Бу уңайдан Балтач районында да, канун үз көченә кергәннән бирле җирләр өләшенә, хәзер шул җирләрнең күпчелегендә яңа йортлар калкып чыкты.
- Шушы көнгә кадәр 475 гаиләгә җир бирелде, - диләр районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр буенча палата хезмәткәрләре. - һәм бу көннән-көн арта, менә тагын 4-5 гариза керде. Канун нигезендә җир 1 ел эчендә тапшырылырга тиеш, әмма без аны сузу яклы түгел, 1 ай эчендә хәл итәргә тырышабыз.
Хөкүмәт беркайда да эшләмәүче әниләрне дә язмыш кочагында калдырмый, яшь ярымга кадәр һәр балага ай саен 1000 сум күләмендә пособия бирә. Балтач районында соңгы август аенда гына да бала тапкан, эш урыны булмаган әниләргә 704 мең 736 сум пособие түләнгән. Районда 34 "Ана даны - Материнская слава" медаленә ия булган мөхтәрәм Аналар яши. Алар якты дөньяга биш һәм аннан да күбрәк бала тудырып, районыбызга, республикабызга файдалы шәхесләр тәрбияләүче бөек затлар.
Дәүләтнең тагын бер сәяси юнәлеше - әти-әнисез балаларга ярдәм кулы сузу, аларны гаиләле итү. Соңгы ике елда республикада 4 балалар бакчасы ябылды, алар урынына ятим балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итүче, әзерләүче һәм дә теләктәшлек белдерүче үзәкләр барлыкка килде. Әлеге юлның дөреслеген статистика раслый, - хәзерге вакытта бары 0,04 процент әти-әнисез бала гына балалар йортында үсә, калганнары ышанычлы гаиләләрдә тәрбияләнә. Балтач районында әлеге мәсьәлә җитди күзәтү астында, ятим калган балалар язмыш кочагында калмый, үз туганнарында сыеныр урын таба.
Гаиләләрне һәм балаларны яклау, яшь буынны һәрьяклап кайгырту - бу дәүләт сәясәте генә түгел, бу Татарстанның үзгә фәлсәфәсе. Ул татар халкының гасырлар буенча килгән гореф-гадәтләренә, мораль принципларына таянып башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев