Абрикостан варенье рецепты
Әзер кайнатманы чиста коры банкаларга салыгыз, стериль капкачлар белән каплагыз
Кирәк булачак:
Абрикос — 1,5 кг
Шикәр комы — 1,5 кг
Лимон — 1/4
Эш барышы: абрикосларны юыгыз һәм киптерегез, сөякләрен алыгыз һәм җимешләрен урталай кисегез. Аннан соң катламлап кәстрүлгә салыгыз, һәр катламга шикәр сибегез, каплагыз һәм, җимешләргә сок чыгару өчен бүлмә температурасында 6-7 сәгатькә калдырыгыз. Абрикосларны җайлап болгатыгыз һәм уртача утка куегыз, кайнап чыккач күбеген җыеп, сүлпән утта 40-50 минут кайнатыгыз. Әзер булырга 10 минут кала чирек лимон суын сыгыгыз.
Әзер кайнатманы чиста коры банкаларга салыгыз, стериль капкачлар белән каплагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев