Хезмәт

Балтач районы

16+
Аш-су бүлмәсе

Алма пирогы

Бик йомшак, авызда эри торган

Бик йомшак, авызда эри торган әлеге пирогны әзерләү өчен: 4 йомырка,2 аш кашыгы каймак, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч (разрыхитель — рус),1 пакет ванилин, 2-3 алма кирәк булачак.

Онны иләк аша чыгарабыз. Йомырка белән шикәр комын кабартабыз. Шуңа каймак, ванилин өстәп болгатабыз. Аннан он өстибез. Акрын гына болгатабыз. Камыр әзер.

Алмаларны юка гына итеп телемләп турыйбыз. Аңа бер кашык шикәр комы һәм лимон согы кушабыз. Болгатабыз.

Пирог пешерә торган савытның төбенә пергамент кәгазе җәябез. Шуңа камырның бер өлешен агызабыз.

Алмаларның яртысын камыр өстенә төзәбез. Калган камырны салып бетерәбез. Кабат алмаларның калган өлешен төзәбез.

Аннан 180 градуска кадәр җылытылган духовкада пирогны 40 минут пешерәбез. Әзер пирог суынгач, өстенә шикәр пудрасы сибәбез.


https://vk.com/shahrikazanda?from=groups

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә