Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Балан бәлеше рецепты

Балан бәлешен ике, өч төрле камыр белән пешерәм.

Беренчесе.

Камыр өчен: 1 стакан тулар тулмас стакан шәһәр каймагы(сметана), 1 йомырка, 6,7 аш калагы көнбагыш мае, тоз, ярты чәй калагы песок, он, ярты чәй калагы разрыхлитель салып камыр басам, ял иттерәм камырны 15 минут. Эчлекне бертөрле генә ясыйм нинди камыр белән ясасам да.

Эчлек: иң элек баланны чистартып, чайкалып алам да кайнаган суга салып бер 5 минут тирәсе сикертеп алам, сөзәм, суытам да, кирәк хәтле песок, он, я булмаса манный салып изгәлим. Мин баланның бөтен килеш торганын яратмыйм, шуңа күрә кул белән я булмаса кашык белән изәм. Берәр алма турап салам эчлеккә. Камырымны җәеп эчлекне салып 180 гр та 1 сәг тирәсе, аннан газны кысып 1,5 сәг тирәсе пешерәм. 
 

Икенчесе. 1 стакан тулар тулмас җылы сөт, 1 чәй калагы коры чүпрә, чама белән тоз, 1 аш калагы песок, 3,4 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр басам да, бер 15 минут тирәсе генә тотам да, бәлешемне ясый да башлыйм. Камырны юка җәйгәнне яратам. 

Тәмле булсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш-су бүлмәсендә