Ашларыгыз тәмле булсын.
Юылган бавырны кипшетеп блендердан сарымсак кушып үткәрдем дә, 2 йомырка, 4 аш калагы каймак, ярты стакан сөт, тоз, борыч кушып болгаттым,4,5 аш калагы он салдым. Бу минем ярты кг бавырга.
Блинчик итеп пешердем. Эчлеккә кишер суган кыздырдым.
Блинчикка иң элек магазин каймагына яшеллек, бер баш сарымсакны үткәреп болгаттым да, яктым, аннан кишер, суган яктым, төрдем..
Ашларыгыз тәмле булсын.
Нет комментариев