Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Чияле баллы торт

Әлеге искиткеч тәмле тортны сездә пешереп карагыз әле.

Корж өчен кирәк була:

150 грамм шикәр комы

2 аш кашыгы бал

410 грамм он

100 грамм сыер мае

2 йомырка

1 чәй кашыгы чәй содасы.

1. Бал, шикәр комы, сыер маен чуен савытта болгата-болгата кайнап чыкканчы тотабыз да, сүндереп 5 минут суытабыз.

2. Йомырка, чәй содасы, онның бер өлешен кушып тиз генә болгатабыз. Аннан соң калган онны кушып камыр изәбез.

3. Камырны юка итеп җәеп (чәнечке белән берничә урыннан тишәргә) 160 градуслы газ мичендә 5 минут пешерәбез. Минем 9 коржик барлыкка килде. Пешеп чыккач кырыйларын түгәрәкләп кисәбез, аларны соңыннан тортны бизәү өчен кулланабыз.

Чияле эчлек өчен:

1. Туңдырылган 160 грамм төшсез чияне җебетәсең, бераз газ өстендә утта җылытып аласың.

2. 60 грамм шикәр комын 10 грамм кукуруз крахмалы белән кушып чия өстенә саласың.

3. Кайнап чыккач, берничә минут пешерәсең.

4. Суытасың.

Крем өчен:

- 25-30% 760 грамм сметан

- 100 грамм шикәр пудрасы

- 1 аш кашыгы бал

Тортның һәр катын крем белән сылыйсың. Ә һәр ике каты саен чияле эчлек өстисең. Тортның кырыйларын крем белән тигезләп, коржлардан калган валчык белән бизисең.

 

Фәридә Низамова, Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аш су