Эльмира Камалиевадан тәмле, сметанлы аш рецепты
Аш-су бүлмәсе

Эльмира Камалиевадан тәмле, сметанлы аш рецепты

Ашны табынга биргәндә укроп белән бизибез

Кирәк булачак:

  • 1 шт суган 
  • 300 гр тавык ите
  • 500 гр бәрәңге 
  • 400 мл су 
  • Тоз 
  • Борыч 
  • 3 төш сарымсак 
  • Кипкән петрушка 
  • 80 гр 20% сметана, 100 мл 10% сливки. 

Иң элек суганны майда кыздырып алабыз һәм аңа  2 см шакмаклап туралган чеби ите өстибез, бераз кыздыргач, бәрәңге салып болгата-болгата 7 минут кыздырабыз. Аннан соң сарымсак өстибез, кайнаган су, сметан, сливки, кипкән петрушка һәм бераз кара борыч салып, талгын утта 6-7 минут кайнатабыз.

Ашны табынга биргәндә укроп белән бизибез. Тәмле булсын!!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев