Гүзәл Шәрәфетдиновадан балыклы салкын аш рецепты
Аш-су бүлмәсе

Гүзәл Шәрәфетдиновадан балыклы салкын аш рецепты

Кирәк булачак: 300 грамм пешкән балык филесы (балыкның ниндие дә ярый), 3–4 кыяр, 3 пешкән йомырка, яшел тәмләткечләр, 1 чәй кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз.

Балыкны ваграк кисәкләргә турап, читкә алып куябыз. Кыяр һәм йомырканы – шакмаклап, яшел тәмләткечләрне  ваклап турыйбыз.  Балыктан кала, барысын да бергә кушып, тоз салып болгатабыз. 1,5 литр салкын куаска 1 чәй кашыгы гәрчич һәм 1 аш кашыгы шикәр комы өстәп  болгатабыз һәм ингредиентларны шунда салабыз. Балык кисәкләрен  табынга куяр   алдыннан гына тәлинкәгә салабыз. Аз гына каймак өстәргә дә мөмкин.

Ватаным Татарстан

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


рецепт аш-су бүлмәсендә

Нет комментариев