Яңа ел табынына каз кыздырабыз
Үрдәкне (казны) 1 тәүлек тозлы суда тотарга. Аннан тозлы судан алып, түшеннән берничә урыннан тишкәләргә һәм аджика, угычтан уылган сарымсак сыларга.
Кирәк булачак: 1 үрдәк (яки каз), 1 кап тоз, 8-10 л су, 8 караҗимеш, 1 алма, 1 әфлисун, 2 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы аджика.
Салкын суга тоз салып болгатып азрак эретергә. Үрдәкне (казны) 1 тәүлек тозлы суда тотарга. Аннан тозлы судан алып, түшеннән берничә урыннан тишкәләргә һәм аджика, угычтан уылган сарымсак сыларга. Әфлисун согы тамызып ышкырга һәм эченә караҗимеш, туралган алма, әфлисун тыгып берничә сәгатькә суыткычта куярга.
Маринадланган үрдәкне (казны) җиңсәгә тыгып, очларын бәйләргә. Һавасы чыксын өчен җиңсәнең өстендә берничә урыннан тешказыгыч таякчык белән тишкәләргә һәм 180 оС кызулыктагы духовкада 1 сәгать 40 минут пешерергә. Аннан җиңсәне ачып, тагын 20-40 минут өсте кызарганчы духовкада тотарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев