Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсе

Итле рулет

Тәмле булсын!

Рулетны әзерләү өчен кирәк булачак: 850 гр сыер итеннән фарш, 650 гр тавык фаршы, 400 гр шампиньон гөмбәсе, 50 гр суган, 50 гр кишер, 100 гр сыр, соя соусы.

Беренче эш итеп шампиньоннарны суган белән әзер булганчы кыздырабыз.

Ике төрле фаршка да тоз һәм борыч кушабыз.

Фольгага беренче катлам итеп сыер ите фаршын җәябез. Икенче катламга кыздырылган шампиньоннарны, өченче катламга тавык итеннән фаршны.

Җәелгән катламнар өстенә соя соусын сибәбез, сыр, кишерне сибәбез һәм рулет итеп төрбез.

Ясалган ит рулетын фольгага төргән килеш 1-1,5 сәгать духовкада пешереп алабыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: итле рулет