Кабартма рецепты
Обедка кабартма пешереп алыйк дуслар
Гөлүсә Рәхмәтуллинадан кабартма рецепты
Кабартмаларны пешерү өчен кирәк булачак: 400 гр он, 100 гр сөт, 100 гр су, 18 гр чи чүпрә, 2 йомырка сарысы, 100 г атланмай (эретелгән), 80 гр шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 кап ванилин.
Камырны кулдан төшкәнче ясап, бәләкәй шарчыкларга бүлгәләп, майлы табага тезгәннән соң гына күпертәбез. 1 сәгать эчендә җылы урында күпереп менә ул.
Кабартмаларны 1 йомырканы туглап майлап җибәрергә була, өстенә кунжут сибә аласыз.
180 градуслы мичтә йөзе килгәнче пешерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев