Кафия Вахитовадан каз пешерү рецепты
Төреп куелган каз 4 сәгатьтә, үрдәк 3 сәгатьтә әзер була.
Каз өчен 10 литр чамасы суга 1 пачка тоз салырга. Каз түшкәсен шул суга салып кайнатырга. Каз салынган шулпа кайнап чыккач 15 минут ут өстендә тотарга.
Шуннан ут өстеннән алып, шулпалы казлы кәстрүлне яхшылап юрганнар белән төреп куярга.
Төреп куелган каз 4 сәгатьтә, үрдәк 3 сәгатьтә әзер була. Шуннан артык та, ким дә тотарга түгел. Әз тотсаң пешеп бетми, озак тотсаң сөякләреннән аерыла башлый, формасы бозыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев